Шушы көннәрдә Васильево поселыгының авыр тормыш хәлендә калган гражданнары Яшел Үзән социаль хезмәт белгечләре белән очрашты.
Очрашу барышында үзәк белгече эш белән тәэмин итү, һөнәри укыту, эшсезлек буенча пособие түләү шартлары һәм тәртибе хакында аңлатмалар бирде.
Моннан тыш, катнашучылар Яшел үзән предприятиеләренең вакантлы эш урыннары белән танышты.