ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында #Дедморозим яңа ел хәйрия проекты старт алды.

 

Статистик мәгълүматларга караганда, 2016 нчы елның 20 нчы декабрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 454 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 356 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,7% күрсәткечендә саклана.

 

14 нче декабрьдан алып 20 нчы декабрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 123 кеше моңа кадәр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган. Шулай ук, иң күп эштән киткән 94 дәүләт идарәсе һәм хәрби иминлекне тәэмин итү өлкәсендә эшләгән.

 

2016 нчы елның 20 нчы декабрь көненә Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1756 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 34 кешегә күбрәк.

 

Бүген Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль-тернәкләндерү үзәгенең актлар залында чираттагы ата-аналар җыелышы узды.

 

2017 елда Татарстан Республикасында “Өлкән кешене гаиләгә алу” пилот проекты старт алачак. Шул рәвешле, Чистай "Юлдаш" йортында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт хезмәткәренең гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешене үз гаиләсенә алырга әзер.

 

Шушы көннәрдә Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында “Бала хокуклары турында конвенция” дип аталган лекция укылды. Чараны гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы һәм психологы үткәрде.

 

Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге логопедлары "Музыкаль палитра" программасын актив кулана.

 

Биш ел дәвамында Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют белгечләре “Мин тормыш сайлыйм” программасы буенча эшли. Әлеге программа сәламәтләндерү чараларына һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга юнәлдерелгән.

 

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International