Шушы көннәрдә Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең социаль педагогы Наилә Турова "Олимп" боз сараена экскурсия оештырды.
Оештыручы сүзләренчә, балалар рәхәтләнеп тимераякта шуды, бик күп хис-кичерешләр тойды, боз сарае администрациясенә рәхмәтен белдерде.