ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Любовь Таирова "Мин – акыллы кеше" дип исемләнгән интерактив дәрес үткәрде. Биредә социаль ярдәм күрсәтү үзәге карамагындагы 15 бала катнашты.

 

2016 елда Кукмара приюты Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Республика конкурсында грантлар алуда “Гаилә, балачак һәм аналарны яклау, инвалидлар һәм ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү, социаль хезмәт күрсәтү" номинациясендә җиңү яулады.

 

 

Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Алия Айсина Кама Тамагы гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныф сәгате үткәрде.

 

Бүген Министрлыкта өчьяклы Республика комиссиясе каршындагы хезмәт хакы түләү, халыкның кереме һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

 

Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре "Татарстан – безнең уртак йортыбыз" дип исемләнгән чара үткәрде.

 

«Барыбыз бергә булдырабыз» республика проекытын  тормышка ашыру кысаларында «Бергә булдырабыз» һөнәри юнәлеш бирүче юнәлештә Питрәч «Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләренең ел әйләнә кечкенә бакчалары барлыкка килде. Биредә тәрбияләнүчеләр суган, укроп һәм петрушка утырттылар.

 

Шушы көннәрдә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Алнас" ААҖ коллективы белән очрашу оештырды.

 

"Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Кама Тамагы татар мәктәбендә тренинг үткәрде.

 

Шушы көннәрдә Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Ленинградның фашистлар блокадасыннан азат ителү көненә багышланган чаралар үткәрелде.

 

Арча “Өмет чаткысы”  тернәкләндерү үзәгендә Балтач районы Салавыч авылыннын Зиятдинов Данияр һәм Гүзәлия Нургаяновна мастер-класс белән кунакта булып кайтты. Биредә балаларга атлас тасмалардан чәч резинкалары ясарга   өйрәттеләр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International