Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Алия Айсина Кама Тамагы гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныф сәгате үткәрде.
Чара укучыларга җәмгыять тормышында экстремизм һәм терроризмның тискәре роле турында хәбәр итү, әлеге төшенчәләргә карата килештерә алмаслык караш формалаштыру максатыннан оештырылды.
Дәрес ахырында барлык катнашучыларга да "Экстремизм күренеше" дип исемләнгән белешмәлекләр тапшырылды.