Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагыларга Татар автономияле республикасы турында сөйләделәр

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре "Татарстан – безнең уртак йортыбыз" дип исемләнгән чара үткәрде.

Чара Татар автономияле республикасы барлыкка килүенә 100 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Очрашу барышында балалар Татар автономияле республикасының тарихы, республикада яшәүче милләтләр, мәдәни-тарихи мирасы белән танышты.

Чара ахырында балалар "Татарстан Республикасы – Евразия йөрәге" дип исемләнгән видеоролик карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International