Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Ленинградның фашистлар блокадасыннан азат ителү көненә багышланган чаралар үткәрелде

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Шушы көннәрдә Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Ленинградның фашистлар блокадасыннан азат ителү көненә багышланган чаралар үткәрелде.

Шулай итеп, Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үзәгендә психолог һәм социаль педагог 2 нче мәктәп укучылары белән дәрес үткәрде. Биредә белгечләр балаларга Бөек Ватан сугышы еллары турында сөйләде, әхлакый-патриотик тәрбиягә өйрәтте.

Норлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре исә, сувенирлар ясау буенча төркемле дәрес оештырды. Балалар үз куллары белән открыткалар ясап, аларны «Жителю блокадного Ленинграда» билгесе белән бүләкләнгән ветераннар Сания Сальманова Роза Никматуловага бүләк иттеләр.

Шундый ук юнәлештәге чаралар Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәге, "Тәтеш балкышы" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International