"Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Кама Тамагы татар мәктәбендә тренинг үткәрде.
Чарада 2,3,4 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре катнашты. Дәрес башында "Танышу" күнегүсе булып узды. Аннан соң психолог катнашучыларга рус халык әкияте "Колобок"ны сәхнәләштереп күрсәтергә тәкъдим итте.