Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә Балтач районы Салавыч авылыннын Зиятдинов Данияр һәм Гүзәлия Нургаяновна мастер-класс белән кунакта булып кайтты. Биредә балаларга атлас тасмалардан чәч резинкалары ясарга өйрәттеләр.
Балалар үз куллары белән тасмалардан чәчәкләр ясады, аннары төрле композицияләр җыйды.
Мондый мастер –класслар балалар өчен тәрбия чарасы булып тора, коллективта үз урыннарын табарга, матурлыкны, гүзәллекне күрергә ярдәм итә.