ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2017 ел
җомга

4 апрельдә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүче көне узачак. Чарада "РФ сәнәгать объектларын саклау ведомствосы" Идел буе федераль округы буенча федераль дәүләт унитар предприятиесе вәкилләре катнашачак.

 

"Мәгариф. Карьера-2017" ел саен уздырыла торган чара кысаларында эшче-инженерлык һөнәрен пропагандалау максатыннан мәктәп укучылары өчен ике экскурсия оештырылды.

 

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар Болгар шәһәре район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырган күргәзмәдә булды.

 

 

Бүген Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар алдында үзәк район хастаханәсенең табиб-педиатры Алинә Рәхмәтуллина лекция белән чыгыш ясады.

 

Беренче апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана. Әлеге чара кысаларында 31 мартта Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында беренче язгы өмә үтте.

 

Экология елы уңаеннан Казан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Кошлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

 

“Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашыру кысаларында Менделеевск "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Светлана Биктимирова белән бергә һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиягә китап кибетенә барды.

 

 

30 нчы марр көнне Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Уламасова А.В. ТАССРның оешуына багышланган “Татарстан - безнең йортыбыз” исемле кичә уздырды.

 

Шушы көннәрдә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә мәктәп укучылары өчен "Белем алу. Карьера – 2017" уку урыннары ярминкәсе оештырылды.

 

 


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International