Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәктәп укучылары өчен экскурсия оештырды

2017 елның 31 марты, җомга

"Мәгариф. Карьера-2017" ел саен уздырыла торган чара кысаларында эшче-инженерлык һөнәрен пропагандалау максатыннан мәктәп укучылары өчен ике экскурсия оештырылды.

Шулай итеп, укучылар "АЛНАС" ААҖ заводында 15нче урта мәктәбе мәктәп укучылары булды. Экскурсия башланыр алдыннан көллият укытучылары "АЛНАС" заводының эшчәнлеге турында сөйләде.

Шулай ук, 20 нче мәктәп укучылары "Татнефть – кадрлар әзерләү үзәге” базасында булдылар. Экскурсия директорның кереш сүзе белән башланып ките. Аннары укучылар китапханә, компьютер кабинеты, тренажер залында булды, музей экспозицияләре белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International