"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүчеләр яңа һөнәрләр белән таныша

2017 елның 31 марты, җомга

“Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашыру кысаларында Менделеевск "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Светлана Биктимирова белән бергә һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиягә китап кибетенә барды.

Балалар китап сатучы һөнәре белән танышты, китаплар ассортиментын өйрәнде.

Китап кибете директоры һәм сатучылар балаларга һөнәр үзенчәлекләре турында сөйләде, экскурсия ахырында истәлекле сувенирлар тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International