Республика предприятиеләренең хезмәт хакы буенча бурычы 11 миллион сумнан артыкка кимеде

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, март ае дәвамында Әгерҗе, Азнакай, Биектау, Югары Ослан, Чистай районнары һәм Казан шәһәренең 14 предприятиясе 869 хезмәткәренә 11542,1 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.

Тоткарланган хезмәт хакын Казан предприятияләре кайтарды. Шулар арасында «Поволжская нерудная компания» ҖЧҖ (31 хезмәткәргә гомумән алганда 1721 мең сум түләнгән), "Казгражданпроект Институты" ААҖ (17 хезмәткәрләргә гомумән алганда 331 мең сум түләнгән), “Река-Транс” ҖЧҖ (65 хезмәткәрләргә гомумән алганда 218 мең сум түләнгән), “Флот-Групп” ҖЧҖ (64 хезмәткәрләргә гомумән алганда 351 мең сум түләнгән), шулай ук Биектау районы "Куян нәсел заводы" АҖ (90 хезмәткәрләргә гомумән алганда түләнгән 568 мең сум түләнгән) һәм "Чалтаймас" авыл хуҗалыгы ҖЧҖ (37 хезмәткәрләренә гомумән алганда 753,6 мең сум хезмәт хакы бурычын кайтарган).

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International