Экология елы уңаеннан Казан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Кошлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Чарада ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре, экологик белем һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнеш бүлеге әйдәп баручы белгечләре катнашты.
Балалар ата-аналары белән бергә тематик конкурсларда һәм эстафеталарда катнашты. Бәйрәм мультфильм күрсәтү белән тәмамланды.