Шушы көннәрдә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә мәктәп укучылары өчен "Белем алу. Карьера – 2017" уку урыннары ярминкәсе оештырылды.
Әлеге чара эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, яшьләрнең һөнәрләр һәм белгечлекләр алуга абруен арттыру максатыннан оештырылды.
Чарада түбәндәге һөнәри белем бирү 11 уку йортлары катнашты: Әлмәт дәүләт нефть институты, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, "ТИСБИ" Идарә университеты, Әлмәт һөнәри көллияте, Әлмәт политехника техникумы, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты, Әлмәт медицина колледжы, Әлмәт музыка көллияте һ.б.
Беренче тапкыр ярминкәгә мәктәпкәчә яшьтәге балалар да чакырылды. халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече 47№ балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә һөнәри юнәлеш бирүче әкият укыды.
Барлыгы ярминкәдә Әлмәт районы мәктәпләреннән 400 югары сыйныф укучылары катаншты.