Экологик тәрбия айлыгы кысаларында Урта-Девятовское гомуми белем бирү мәктәбе укучылары социаль белгеч Надежда Артемьева белән берлектә Лаеш "Алтын көз халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы Бөек Ватан сугышында катнашучы Прасковья Наумова янына барды.
Кичә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Алсу Юзмухамедова һәм социаль эш буенча белгеч Гөлзада Кормильцева Каркаусь авылына барды.
Агымдагы елның 4 нче апрелендә Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Дәва үләннәре” исеме астында очрашу узды.
Бүген Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Болгар шәһәре 1 нче шәһәр гомуми белем бирү мәктәбе укучылары булды.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 4 нче апрель көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 305 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 140 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,74% күрсәткечендә саклана.
2017 нчы елның 4 нче апрель көненә Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 559 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 103 кешегә азрак.
Өч ай дәвамында эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез буларак теркәлгән 48 бөгелмәлеләр Төзү-техник коллежында “Электромонтер”, "Электрогазосварщик", "ЭВМ операторы", "Менеджерлар" курсы буенча бушлай белем аларгы һәм үзләренең квалификацияләрен арттыра алачак. Шунысын да әйтергә кирәк, хезмәт күрсәтүләр бушлай башкарыла һәм стипендия түләнә.
Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Остазлар: янәшә, бергә!" проектын тормышка ашыру дәвам итә. Бу юлы приют карамагындагылар "Новинка" ҖЧҖ осталары белән пилмән, курник һәм мантый пешерергә өйрәнде.
Кичә Бөгелмә аграр көллиятендә "Карьера навигаторы" һөнәри юнәлеш бирүче марафон тәмамланды.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының полковнигы һәм янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү хезмәте ветераны Анатолий Рябов булды.