Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының полковнигы һәм янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү хезмәте ветераны Анатолий Рябов булды.
Кунак балаларга коткаручы һөнәре турында сөйләде, приют карамагындагылар үз чиратында сораулар бирде.
Шулай ук, чара барышында янгыннан саклау хезмәткәрләре экстрен хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фильм күрсәтте.