Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре уку төркеме җыя

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Өч ай дәвамында эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез буларак теркәлгән 48 бөгелмәлеләр Төзү-техник коллежында “Электромонтер”, "Электрогазосварщик", "ЭВМ операторы", "Менеджерлар" курсы буенча бушлай белем аларгы һәм үзләренең квалификацияләрен арттыра алачак. Шунысын да әйтергә кирәк, хезмәт күрсәтүләр бушлай башкарыла һәм стипендия түләнә.

Моннан тыш, хәзерге вакытта Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә түбәндәге һөнәрләр буенча уку төркемнәре җыю дәвам итә: “Трамвай йөртүче”, "Троллейбус йөртүче”, "Сакчы", "Пешекче", "Парикмахер".

Барлыгы 2017 ел дәвамында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 152дән артык эшсез гражданны укытуга җибәрергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International