“Наз” тернәкләндерү үзәгендә танып-белү чарасы узды

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Агымдагы елның 4 нче апрелендә Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Дәва үләннәре” исеме астында очрашу узды.

Әлеге чарада Чепья авыл китапханә мөдире Зиатдинова Залия Фәләхетдин кызы тернәкләнүчеләрне  дәва үләннәренең файдасы, аларны җыю вакытлары, тәнәтмәләр ясау тәртибе белән таныштырды.

Чарада дәва үләннәре турында китап һәм рәсем күргәзмәсе дә урнаштырылган иде. Әңгәмәдә тернәкләнүчеләр үзләре дә актив катнашып, үз фикерләре белән уртаклашты һәм очрашу ахырында барлык катнашучылар үлән төнәтмәләрен авыз итте.

Бүлекчәдә узган әлеге чара тернәкләнүчеләргә үләннәр турында булган белемнәрен яңартырга, өстәмә мәгълүмәт тупларга, сәламәт яшәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International