Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 4 нче апрель көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 305 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 140 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,74% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 29 066га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 7379 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 641 кеше эшсез дип танылган, шуларның 579ы – моңа кадәр хезмәт куйган. 65 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.