Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

2017 нчы елның 4 нче апрель көненә Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 559 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 103 кешегә азрак.

Шулай ук, Яр Чаллы һәм Менделеевскта эшсезләр саны кимегән. Соңгы мәгълүматларга килгәндә, әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1617 һәм 114 эшсез граждан теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Түбән Камада 32, Алабугада 8, Кама Аланында 2, Чистайда 1 кешегә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International