ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2017 ел
җомга

"Бергә булдырабыз" проекты кысаларында Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балалар "СЕЛФИ" фототүгәрәгендә шөгыльләнә.

 

Бөтенроссия "Яшь Гвардия" иҗтимагый оешмасы Бөгелмә бүлеге активистлары һәм Бөгелмә аграр көллияте студентлары балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында территорияне кардан чистарту буенча өмә үткәрде.

 

«Социаль туризм» программасы кысаларында 2017 елның 7 нче апрелендә “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Малмыж шәhәренең “Туган як” музеенда кунакта булып кайттылар.

 

"Тынычлык" программасы кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән түгәрәк өстәл үткәрелде.

 

Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә чираттагы телне  өйрәнүгә, тел байлыгын арттыруга юнәлдерелгән дәрес үткәрелде. Әлеге чара ТАССР ның барлыкка килүенә  100 ел тулуга багышланган иде.

 

Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Тылсымлы театр дөньясы" театр түгәрәгенә йөри.

 

 

"Бергә булдырачакбыз" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Алабуга “Яңа йорт” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләре, җәйге һәм укудан буш вакытларда , эшкә урнашу турында мәгълүмат сәгате узды.

 

Питрәч “Шатлык” приютында психолог Садыкова Р.Н. тәрбияләнүчеләрнең аналары белән балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча әңгәмә үткәрде.

 

2017 нче елның 6 нче апрелендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт  алучылар һәм хезмәткәрләр  белән янгын куркынычсызлыгы һәм эвакуацияләү буенча уку күнекмәсе үткәрелде.

 

Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре "Ак Барс Банк" ҖАҖнең хезмәттән азат ителүче хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International