"Тынычлык" программасы кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән түгәрәк өстәл үткәрелде.
Чарага район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссия сәркатибе, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре чакырылган иде.
Әлеге чараның максаты булып очрашуда катнашучыларны гаилә элемтәсен саклап калырга өйрәтү торды.