Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә чираттагы телне өйрәнүгә, тел байлыгын арттыруга юнәлдерелгән дәрес үткәрелде. Әлеге чара ТАССР ның барлыкка килүенә 100 ел тулуга багышланган иде.
Дәреснең максаты булып балаларда туган илгә кызыксыну уяту ,туган як турында белемнәрен киңәйтү, Республикабыз Татарстанның дәүләт символларын аңлату торды.
Монтессори буенча әсбапларны кулланып, балалар Татарстан флагы төсләрен дөрес итеп тезәргә һәм аларның мәгънәләрен өйрәнде.
Шулай ук, чара барышында үзәкнең тел белгече-логопед балаларга Казанның истәлекле урыннары турында сөйләде. Аларга глобуста Татарстанны табарга тәкъдим итте. “Мондый дәресләр балаларның сөйләм телен үстерергә, тел байлыгын арттырырга һәм баетырга ярдәм итә, туган илнең тарихын өйрәнергә кызыксыну уята”, – ди ул.