"Бергә булдырачакбыз" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Алабуга “Яңа йорт” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләре, җәйге һәм укудан буш вакытларда , эшкә урнашу турында мәгълүмат сәгате узды.
Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Белова каникул вакытында вакытлыча эшкә урнашу реаль хезмәт хакы алырга бер мөмкинлек булып тора. Укучылар әңгәмә барышында кызыксындырган сорауларын бирде, мәгълүмати брошюралар алды.