2017 нче елның 6 нче апрелендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы һәм эвакуацияләү буенча уку күнекмәсе үткәрелде.
Хәбәр итү системасыннан "Янгын!" сигналын ишетүгә тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән социаль хезмәт алучыларны куркынычсыз урынга ашыгыч эвакуацияләүгә кереште.
Хезмәткәрләр 2 минут 32 секунд эчендә үзәкнең төп чыгу урынына барысында җыеп бетерде.
Барлык катнашучылар да тренировка куйган бурычны үтәде һәм 57 кешене социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләрне дөрес итеп вакытында эвакуцияләде.
Үзәк җитәкчелеге чарада катнашучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм ашыгыч хезмәт телефоннарын искәртте.