Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре "Ак Барс Банк" ҖАҖнең хезмәттән азат ителүче хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.
Предприятие хезмәткәрләренә хезмәт хокукы нормалары өлешендә гарантияләр һәм компенсацияләр турында мәгълүмат җиткерелде.
Шулай ук гражданнар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күрсәтә торган дәүләт хезмәте исемлеге белән танышты.
Барлыгы консультация хезмәте оешманың 34 хезмәткәренә күрсәтелде.