ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне кысаларында "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар өчен Бөгелмәнең истәлекле урыннары буенча виртуаль экскурсия оештырылды.

 

17 апрель көнне Чирмешән районы “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре сугыш һәм тыл ветераннарының хәлләрен белергә барды.

 

15 апрель көнне “Язгы игелек атнасы” акциясе  кысаларында “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә “экологик чисталык” дигән чара оештырды.

 

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында булды.

 

Саба "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" иреклеләр акциясенә кушылды.

 

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Минзәлә дулкыннары" җирле радиосында "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

 

"Язгы игелек атнасы" кысаларында һәм ТАССРга 100-еллык юбилейны бәйрәм итү уңаеннан Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар тарихи һәм истәлекле урыннар белән таныша.

 


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Шулай итеп, "Язгы игелеклек атнасы" иреклеләр акциясе кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр территорияләрен чүп-чардан җыештырды, "Хәтер аллеясы"н төзекләндерделәр. Шулай ук Минзәлә медицина училищесы студентлары Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барып, күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырдылар.

 

2017 нче елны 16 нчы апрелендә “Наз” үзәге  социаль педагогы, “Волонтер” үзәге куратор ярдәмчесе Наталья Закирова һәм активистлар тарафыннан “Сәламәтлек марафоны” дип исемләнгән акция уздырылды.

2017 елның 26 апрель көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары "Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле белән берлектә "Хатын-кыз игътибары" беренче кайнар линиясе оештыра.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International