Татарстанда "Хатын-кыз игътибары" беренче кайнар линиясе старт алачак

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

2017 елның 26 апрель көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары "Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле белән берлектә "Хатын-кыз игътибары" беренче кайнар линиясе оештыра.

Сораулар тематикасы: балаларны гомуми белем бирү учреждениеләренә 1 нче сыйныфка теркәү һәм балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге хезмәт һәм ял вакытын оештыру.

08.00 –19.00 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләр түбәндәге номерларга шалтыратып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алачак 236-00-71, 236-40-17, 236-40-62.

Сорауларга җавап биречүләр арасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре, ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле һәм башкалар булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International