"Язгы игелек атнасы" кысаларында һәм ТАССРга 100-еллык юбилейны бәйрәм итү уңаеннан Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар тарихи һәм истәлекле урыннар белән таныша.
Шушы көннәрдә алар Алабуга һәм Казанда булдылар. Шәһәрнең Александрия бакчасында, Урицкий исемендәге паркта булдылар.
Шунысын да әйтергә кирәк, мондый чаралар инвалидларны мәдәни традицияләрне, мәдәни мирасны сакларга өйрәтә.