Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Язгы игелек атнасы"н Бөек Ватан сугышы ветераннарына социаль ярдәм күрсәтүдән башлап җибәрде.
Гражданлык позициясе формалаштыру, җәмгыятьтә мәрхәмәтлек таныту һәм иреклеләр хәрәкәтенең яңа идеяләрен этәрү максатыннан Тукай районында "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" старт алды.
"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Олеся Зюмова һәм Инна Гатина өлкәннәрнең фатирларын җыештырды.
«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында 17 нче апрель көнне социаль тернәкләндерү үзәгендә мәдәният хезмәткәрләре тарафанннан хәйрия концерты оештырылды.
"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ялгыз яшәүче ветераннар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар Риза Галина һәм Касим Дәүләтов янына бардылар.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Кукмара “Рассвет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.
Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгече Татьяна Никифорова су басу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча дәрес үткәрде. Чарада 7-11 яшьлек балалар катнашты.
Ел саен "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге белгечләре өлкәннәргә ярдәм күрсәтә.
"Язгы игелеклелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" Республика иреклеләр акциясе кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең хезмәт буенча инструкторы Әлфия Гимадеева социаль хезмәт алучылар һәм хезмәт ветераннары өчен тематик чара үткәрде.