Министрлык карамагындагы учреждениеләр "Язгы игелеклек атнасы" иреклеләр акциясенә кушылды

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Шулай итеп, "Язгы игелеклек атнасы" иреклеләр акциясе кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр территорияләрен чүп-чардан җыештырды, "Хәтер аллеясы"н төзекләндерделәр. Шулай ук Минзәлә медицина училищесы студентлары Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барып, күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырдылар.

Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә Бөек Ватан сугышында катнашучы Гарифҗан Галиев катнашында түгәрәк өстәл оештырылды.

Шулай ук акция кысаларында социаль эш буенча белгече Гүзәл Кәлимуллина ШЭ Эльвира Әхмәдуллина белән берлектә ялгыз яшәүче өлкән гражданнар янына бардылар, аларга бушлай чәчтараш хезмәте күрсәттеләр.

Шундый ук чаралар Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен приюты, Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International