Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Минзәлә дулкыннары" җирле радиосында "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
"Язгы игелек атнасы"ның максаты – иреклелек хәрәкәте идеяләрен алга җибәрү. Статистика күрсәткәнчә, ел саен аның сизелерлек нәтиҗәләре күренә, димәк, акция чынлыкта да яшьләр, оешма һәм гражданнарны үзиреклелек хәрәкәте эшчәнлегенә җәлеп итергә нәтиҗәле инструмент булып тора.