«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә түләүсез социаль пакет бирелә.
Социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү ярлылык дәрәҗәсен киметү инструментларының берсе булып тора. Социаль контракт аз керемле гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртырга, авыр тормыш хәлләрен җиңәргә һәм матди хәлен яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган хәрби-патриотик чара узды.
«Иртә һөнәри юнәлеш бирү» модуле кысаларында Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында кызыклы һөнәр ияләре белән очрашу оештырылды. Балалар машина йөртүче һәм коткаручы һөнәрләре белән таныштылар.
«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты тәрбиячесе Альбина Казакова гимнастика таяклары белән дәрес үткәрде.
Нәтиҗәле хезмәте, махсус ихтыяҗлары булган балалар үсешенә керткән зур өлеше, социализация процессында ата-аналарга һәм балаларга ярдәм иткәне өчен «Игелекле Казан» автоном коммерциячел булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.
20 февральдә Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар «Изге эш – Ватанга хезмәт итү» дигән тантаналы чарада катнаштылар. Ул район халкы өчен якты вакыйгага әверелде.
Арча районының «Өмет чаткысы» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Белемгә юл» проектын гамәлгә ашыру башланды. Проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында җиңүче булды.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Адым артыннан адым» программасы буенча дәресләр дәвам итә. Алар каты авырулардан соң тернәкләндерүгә юнәлдерелгән.
Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ел саен 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйгә барып карап йөриләр.