Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган хәрби-патриотик чара узды.
Педагог-оештыручы Марина Степанова адаптив физик культура буенча инструктор Александра Пензина белән берлектә «Аҗаган» уенын үткәрде. Балалар каршылыкларны үттеләр, блиндаж шәмнәрендә кыр боткасы пешерделәр, төгәллек буенча ярыштылар, перевязка ясарга өйрәнделәр.