Социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү ярлылык дәрәҗәсен киметү инструментларының берсе булып тора. Социаль контракт аз керемле гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртырга, авыр тормыш хәлләрен җиңәргә һәм матди хәлен яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Социаль контракт төзелә торган чаралар исемлеге:
- эш эзләү;
- шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару;
- индивидуаль эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру, үзмәшгульлек;
- гражданның авыр тормыш вәзгыятен җиңеп чыгуына юнәлдерелгән башка чараларны гамәлгә ашыру.
Күпбалалы, балалы гаиләләр белән социаль контрактлар өстенлекле тәртиптә төзелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер дәүләт социаль ярдәме күрсәтү өчен гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле рәвештә айлык пособие исәпкә алынмый. Бу норма 2025 елның 21 февраленнән үз көченә керде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 елда Татарстанда 5 932 социаль контракт төзелгән.
2025 елның 21 февраленә 571 контракт төзелгән.