Нәтиҗәле хезмәте, махсус ихтыяҗлары булган балалар үсешенә керткән зур өлеше, социализация процессында ата-аналарга һәм балаларга ярдәм иткәне өчен «Игелекле Казан» автоном коммерциячел булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Татьяна Сергеевна ун ел дәвамында Казанда социаль, мәгариф һәм мәдәни проектларны үстерүдә катнаша.