ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, 26 апрель көнне социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге базасында чираттагы супервизия узды.

 

Чистай шәһәре Яшьләр үзәгендә вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе узды.

 

Кичә, 26 апрель көнне Әлмәт районы буенча Россия эчке эшләр министрлыгының ММЧ белән элемтәләр буенча бүлегенең өлкән инспекторы Резеда Мөхәметдинова "Ветеран" үзәгендә тернәкләнү курсы узучы инвалидлар белән очрашты.

 


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Казанда DeafSkill ишетү буенча инвалидлыгы булганнар арасында һөнәри осталык буенча беренче дөнья чемпионатын үткәрү уңаеннан пресс-конференциядә катнашачак.

 

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 25 нче апрель көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 076 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 104 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,73% күрсәткечен тәшкил итте.

 

2017 нчы елның 25 нче апрель көненә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4605 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 40 кешегә азрак.

 

Җитештерү тармагында иң еш булган җәрәхәт алу очраклары – биектән егылып төшү, станокка кул-аяк кысылу, техниканың хезмәткәрне таптатуы белән бәйле.

Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен "Кванториум" технопаркына экскурсия оештырды.

 

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Зәй эш белән тәэмин итү үзәге белгече "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Һөнәрләр ярминкәсе" дип аталган һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.

 

 

"Язгы игелеклелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Буаның 5нче гимназиясе укытучысы Казначеева җитәкчелегендә 7 нче сыйныф укучылары белән хәйрия ярдәме оештырылды.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International