Ел башыннан хезмәт өлкәсендә хокук бозулар буенча 16 миллион сумнан артык штраф салынган

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Татарстанда ел башыннан хезмәтне саклаудагы хокук бозулар һәм җитештерүдә алган җәрәхәтләр буенча 16 миллион сумнан артык штраф салынган. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган матбугат конференциясендә республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Министр сүзләренчә, Татарстанда хезмәт канунын үтәмәү буенча административ җаваплылыкны көчәйтүгә юнәлдерелгән даими эш алып барыла. Штрафлардан тыш, 2016 елда хезмәтне саклау өлкәсендәге хокук бозулар һәм җитештерүдә алган җәрәхәтләр буенча 85 җинаять эше кузгатылган, суд, аларны карап, 6 хөкем карары чыгарган.

Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә җитештерүдә зыян күрүчеләр саны кимегән, күпләп-берәмләп сату-алуда – 2,5 тапкырга, төзелештә – 1,6 тапкырга, транспорт һәм элемтә предприятиеләрендә – 1,5 тапкырга, эшкәртү оешмаларында зыян күрү очраклары 1,3 тапкырга азайган.

"Республика өчен бу бик мөһим, чөнки җитештерү тармагының зур сегментын авыл хуҗалыгы тәшкил итә. Җәрәхәт алу юк дигән күрсәткеч – бу, әлбәттә, яхшы нәтиҗә", – дип ассызыклады ул.

2017 елның беренче кварталында дәүләт инспекторлары предприятиеләр һәм оешмаларда хезмәт законнарын үтәү мәсьәләсе буенча 466 тикшерү үткәргән, 47 бәхетсезлек очрагы тикшерелгән.

Шул ук чорда республиканың җитештерү тармагында үлем белән тәмамланган 7 очрак теркәлгән. Ә 26 кеше авыр тән җәрәхәтләре алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International