Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,73% күрсәткечен тәшкил итте

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 25 нче апрель көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 076 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 104 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,73% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 30 588гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2672 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 753 кеше эшсез дип танылган, шуларның 709ы – моңа кадәр хезмәт куйган. 107 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International