Казанда DeafSkill ишетү буенча инвалидлыгы булганнар арасында һөнәри осталык буенча беренче дөнья чемпионатына әзерлек алып барыла

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Казанда DeafSkill ишетү буенча инвалидлыгы булганнар арасында һөнәри осталык буенча беренче дөнья чемпионатын үткәрү уңаеннан пресс-конференциядә катнашачак.

Пресс-конференция, иртәгә, 27 апрельдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы базасында узачак. Биредә мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе начальнигы Анна Сидоренко, Бөтендөнья саңгыраулар федерациясе президенты Колин Аллен, DeafSkills Халыкара ассоциациясе президенты Станислав Иванов, "Абилимпикс" коммерцияле булмаган автоном оешмасы президенты Лидия Фролова һәм Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Венера Матяш катнашачак.

Шуны ассызыклап үтәргә кирәк, чемпионат Татарстан башкаласында 28-30 апрель көннәрендә узачак.

Үткәрү мәйданы – Казан төзелеш көллияте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International