ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Марат Гафаров бүген авыл хуҗалыгы министрлыгында узган “Татарстан Республикасындагы агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау шартлары торышы” темасына киңәшмәдә катнашты.

 

ТАСС төзелүенә 100 еллыкны бәйрәм итү уңаеннан Бөгелмә “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә иң төрле эш формалары һәм методлары кулланыла: туган якны өйрәнү музеена экскурсияләр оештырыла, матур әдәбият уку, кинотерапия үткәрү.

 

Европа иммунизация атнасын үткәрү кысаларында Казан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Үзеңне инфекцияләрдән сакла” темасына әңгәмә үтте.

 

26 апрель көнне “Наз” үзәге социаль педагогы Гөлшат Сәләхова “Волонтер” үзәгенең яшь активистлары белән берлектә “Балалар атом коралына каршы” дип исемләнгән мәгълүмәт акциясе уздырды.

 

Кичә Әлмәттә Чернобыльдагы авариягә 31 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг узды.

 

Иртәгә, 28 апрельдә DeafSkill ишетү буенча инвалидлыгы булганнар арасында һөнәри осталык буенча беренче дөнья чемпионаты кысаларында Казан төзелеш көллияте базасында инвалидлар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узачак.

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмалар эшчеләренең күпсанлы мөрәҗәгәтенә бәйле рәвештә хәбәр итә.

 

Кичә, 26 апрель көнне социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге базасында чираттагы супервизия узды.

 

Чистай шәһәре Яшьләр үзәгендә вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе узды.

 

Кичә, 26 апрель көнне Әлмәт районы буенча Россия эчке эшләр министрлыгының ММЧ белән элемтәләр буенча бүлегенең өлкән инспекторы Резеда Мөхәметдинова "Ветеран" үзәгендә тернәкләнү курсы узучы инвалидлар белән очрашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International