"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Зәй эш белән тәэмин итү үзәге белгече "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Һөнәрләр ярминкәсе" дип аталган һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.
Чара барышында балалар табышмакларга җавап бирде, уеннарда катнашты.
Очрашу ахырында балалар ветеринар һәм тренер һөнәрләре турында мультфильмнар карады.