Җиңү Көне алдыннан Казан шәһәре (Яңа Савин районы) халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашкан Ильяс Зарипов һәм аның хатынын Җиңү Көне белән котлап, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен "Идел буе экологик компаниясе" белгечләре гамәли экология дәресе үткәрде.
Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү кысаларында Кукмара “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре ветеран Риза Галина белән очрашты.
Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 5 нче майда тернәкләнү курсы узучы балалар тарафыннан ясалган рәсемнәрдән Җиңү бәйрәменә багышланган күргәзмә оештырылды.
Җиңү Көне алдыннан Минзәлә татар драма театры коллективы Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен онытылмаслык бүләк ясады.
Җиңү Көне алдыннан Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар шәһәр китапханәсендә булдылар.
Бүген Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Дан Аллеясы" шәһәр акциясе оештырылды.
«Бергә булдырабыз» республика проекытын тормышка ашыру кысаларында Питрәч «Шатлык» приютында «Үзем эшли алам, үзем булдырам» һөнәри юнәлеш бирүче эш дәвам итә.
Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән бергә Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, чәчәкләр һәм открыткалар тапшырдылар.
Кичә Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Яшьтәш" яшүсмерләр клубы Берләшмәсе белән берлектә һәм"Волонтер" үзәге иреклеләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Наил Сәйдәшев белән очрашу үткәрде.