"Шәфкать" үзәге карамагындагылар ветераннар белән аралашты

2017 елның 5 мае, җомга

Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү кысаларында Кукмара “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре ветеран Риза Галина белән очрашты.

Чара барышында сугыш еллары җырлары яңгырады, шигырьләр укылды. Кунак балаларга сугыш елларының куркыныч көннәре турында сөйләде.

Балалар, үз чиратында, ветеранга үз куллары белән ясаган сувенирны бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International