Җиңү Көне алдыннан Казан шәһәре (Яңа Савин районы) халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашкан Ильяс Зарипов һәм аның хатынын Җиңү Көне белән котлап, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Волонтерлар белән берлектә үзәк хезмәткәрләре өлкәннәр өчен автоэкскурсия оештырды. аның барышында катнашучылар Җиңү Паркында мемориаль комплексында, билгесез солдат һәйкәлендә булды.