Минзәлә интернат-йорты карамагындагылар театрда булып кайтты

2017 елның 5 мае, җомга

Җиңү Көне алдыннан Минзәлә татар драма театры коллективы Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен онытылмаслык бүләк ясады.

Учреждение карамагындагылар А. Коровкинның "Түтиләр" сатирик комедиясен карый алды. Чара ахырында тамашачылар театр директоры Роберт Шаймардановка рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International