"Асылташ" приюты белгечләре экологик белем бирүгә аерым игътибар бирә

2017 елның 5 мае, җомга

Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен "Идел буе экологик компаниясе" белгечләре гамәли экология дәресе үткәрде.

Чара вакытында балаларга Татарстанның бай табигате турында видеофильм күрсәттеләр. Фильмны караганнан соң балалар әйләнә-тирәлектә булган проблемаларны хәл итү турында фикер алышты.

Фикер алышу нәтиҗәсендә балалар шундый нәтиҗәгә килдек ки, аерым чүп җыю –экология проблемасын хәл итүдә иң нәтиҗәле ысул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International