"Астра" үзәге карамагындагыларга Бөек Җиңү турында сөйләделәр

2017 елның 5 мае, җомга

Җиңү Көне алдыннан Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар шәһәр китапханәсендә булдылар.

Китапханә хезмәткәре тәрбияләнүчеләргә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы турында сөйләде.

Зур кызыксыну белән балалар "Биш Бөек Ватан сугышы геройлары" дип исемләнгән кечкенә генә фильм карады. Шулай ук китапханә хезмәткәре китап күргәзмәсендә урнашкан сугыш турындагы китаплар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International