Бөгелмәдә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада шәхси эшмәкәр "Деданин","Бөгелмә элеваторы" ЯАҖ, "Метроэлектротранс" МУП, "1 нче номерлы Бөгелмә икмәк заводы" катнашты.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә сәламәтлеге буенча чикләүләре булган 49 кеше килде. Чара йомгаклары буенча эшкә урнаштыру өчен 21 юнәлеш бирелде, шул исәптән, 2 инвалидлыгы булган гражданга.

Шунысын да әйтергә кирәк, оешма вәкилләре ярминкәләр оештыру буенча фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International